Булачак укытучыга ярдәмгә - китапханә
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Чаллы дәүләт педагогия университеты филология факультетының беренче курс студентлары өчен шәһәр Үзәк китапханәсе бүлекләре буйлап таныштыру экскурсиясе, аның тарихы, күрсәтә торган хезмәтләре белән таныштыру оештырылачак. «Көмеш гасырның якты нуры» дигән мәгълүмати-белем бирү чарасы вакытында укучылар М.И. Цветаеваның шигъри дөньясына кереп чумачак.
Электрон презентация һәм иллюстратив китап күргәзмәсе даһи рус шагыйрәсенең тормыш һәм иҗат чорларын ачып салачак. Чара азагында балалар «Марина Цветаева: язмыш һәм шигърият» дигән әдәби викторинада катнаша алачак.