Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Иҗатның чиге юк

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында «Энергетик» Мәдәният сарае рәссамнары, ТР рәссамнар берлеге әгъзалары Гүзәл Колчерина һәм Әлфия Ситдыйковаларның күргәзмәсе ачылачак. 

Рәссамнарның төрле техника һәм башкару ысулына карамастан, аларның иҗатында уртаклык бар - бу дөньяны шатланып кабул итү һәм шул кичерешләрне бай матур төсләрдә үз әсәрләрендә чагылдыру. Аларның рәсемнәре хискә бай эчтәлек, тормышның гүзәллегенә куаныч хисләре белән тулы. 

Гүзәл Колчерина акварель эшләрен тәкъдим итәчәк, ул аларда үз эчке дөньясын романтик хыялыйлык белән чәчәкле мотивлар аша чагылдыра. Әлфия Ситдыйкованың яраткан юнәлешләре - пастель һәм батик техникасы.

Вернисажда шәһәребезнең танылган шагыйрьләре, музыкантлары, рәссамнары чыгыш ясаячак. Теләге булган һәркемне күргәзмәгә чакырабыз.