Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Рәссам Зөлфия Кәбированың шәхси күргәзмәсе ачылу

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Үзәк китапханәдә 2 август көнне 16.00 сәгатьтә Зөлфия Кәбированың шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.

Зөлфия Әссаф кызы - профессиональ рәссам, «Арт-позитив» иҗади рәссамнар берләшмәсе әгъзасы, 13 нче балалар сәнгать мәктәбендә укыта, шәһәр һәм республика күргәзмәләрендә актив катнаша. 

Үз вернисажын ул туып-үскән, рәссам булып танылган шәһәре Чаллыга багышлады. Бу мәхәббәт рәссамның картиналарында, күпсанлы этюд, пейзаж, жанр эшләрендә чагылыш таба. 

Экспозициядә буяулар, акварель, катнаш техника, графика, декоратив-гамәли сәнгать техникаларында башкарылган эшләр тәкъдим ителәчәк. Тамашачыга җылылык бөркүче һәм күркәм калабызның бар матурлыгын күрсәтүче 30 дан артык рәсем.  

Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26