«#АлгаЧаллы» челтәрле акциясе
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге 1 августтан 15 августка кадәр Шәһәр көне уңаеннан «#АлгаЧаллы» дигән челтәрле акциясе уздыра.
Катнашу өчен яраткан шәһәребезне котларга теләүчеләр чакырыла. Иҗади сәләтеңне күрсәт! Үз шәһәреңне яратуыңны исбатла!
Акция «ВКонтакте» социаль челтәрендә узачак. Катнашучы автор эшен: картина, шәһәр күренешләре белән фотоколлаж, Чаллыга багышланган шигырь һәм җырлар белән видеоны сәнгать бүлегенең ВКонтакте төркемендә урнаштырырга тиеш.
Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 70-02-26
Электрон почта: cbs-art@mail.ru