Алма алмагачыннан
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Үзәк китапханәнең Кече Картиналар галереясында рәссам Флидә Минаҗетдинованың шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.
Флидә Мөхәммәтнур кызы озак еллар КАМАЗда рзссам-бизәүче булып хезмәт куя, И. Крамской исемендәге ирекле рәссамнар берлеге әгъзасы булып тора, «Арт-позитив» дип аталган рәссам хатын-кызлар иҗади төркемен оештыра.
Экспозициядә 30дан артык рәсем тәкъдим ителәчәк. Бу төрле техникада - майлы буяулар, акварель, график материаллар белән башкарылган портретлар, сюжетлы рәсемнәр, пейзажлар, натюрмортлар. Шулай ук аның оныкларының - киләчәк яшь рәссамнар буыны эшләре дә урын алачак.
Вернисаж ачылу тантанасына шәһәребез рәссамнары, музыкантлары, шагыйрьләре киләчәк.