Онытылмас юлдашлар
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Гади (ә бәлки бик үк гади дә түгелдер) поезд. Бер купеда өч хатын-кыз — студент, шагыйрә ханым һәм әби бара. Гадәти булмаган бернәрсә дә юк кебек... Әмма нәкъ менә шунда иң кызыгы башлана да инде! Чөнки бу сәфәр гади генә булмаска охшап тора (йокладың — уяндың — килеп җиттең), ә бик үзенчәлекле — чын күңелдән аралашу, шигырьләр уку (әле ул гына түгел!) һәм хәтта биюләр белән! Ә инде әлеге кызыклы сәфәрнең азагы ничек тәмамлануы турында «Көмеш» театрының 60-68 яшьлек актрисалары сөйләр.
Режиссеры — Екатерина Запольская.
Спектакль «Китапханә төне - 2022» Бөтенроссия акциясе кысаларында күрсәтеләчәк.
Вакытыгызны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә чакырабыз!
Спектакльгә керү бушлай