Шигъри нон-стоп #ЧитаемТукая #Тукайныукыйбыз (0+)
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
2022 елның 20 апреленнән 26 апреленә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган #ЧитаемТукая #Тукайныукыйбыз дигән шигъри нон-стоп уздыра.
Нон-стоп «ВКонтакте» социаль челтәрендә оештырыла һәм анда теләге булган барлык кеше дә катнаша ала.
Катнашу өчен:
- Г.Тукай әсәрен китаптан укыганны яки яттан сөйләгәнне видеога төшерергә;
- «ВКонтакте»да «Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе» (https://vk.com/bibl_chelny) төркеменә кушылырга;
- китапханәнең ВКонтактедагы төркеменә #ТукайлыЧаллы#ЧитаемТукая# #КультурныеЧелны#БиблиотекиЧелнов хештеглары белән видеогызны урнаштыру өчен тәкъдим итәргә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: 71-40-88, 89510619160
Тулырак мәгълүмат белән Нигезләмәдә таныша аласыз.