Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Уяну

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында рәссам, ЮНЕСКОның  Россия һәм Халыкара рәсем сәнгате ассоциациясе әгъзасы Наталья Бабкинаның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.  

Наталья Бабкина сәнгать эшчәнлеген ландшафт дизайнеры эше белән бергә алып бара. Аның иҗатына символик образларга, сәнгати форманы декоратив аңлауга омтылу хас. Шул ук вакытта рәссамнең әсәрләрендә кешелек шәхесе кыйммәтләрен аңлау ачык чагыла. Наталья Владимировнаның эшләре музейларда, галереяларда, Россия, Төркия, Һиндстан, Швейцария, АКШ шәхси коллекцияләрендә урын алган. Вернисаж ачылу чарасына шәһәребез рәссамнары, шагыйрьләре килүе көтелә.