Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Гореф-гадәтләр һәм заманчалык

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

«Гореф-гадәтләр һәм заманчалык» халык сәнгате этнофестивалендә биш мәйданчык эшләячәк. :

-  «Минем Чаллым» арт-киңлеге

Рәссамнар өч сәгать дәвамында туган шәһәргә багышланган тематикада төрле техникада рәсем ясәячак. Чарага килүчеләр әлеге иҗат эше процессын күзәтә алачак. 

- «Кычкырып әйтелгән уйлар» фатирнигы

  Аудио-киңлеккә кунак булып заманча сәнгатьнең төрледән-төрле вәкилләре - яшь авторлар да, шәһәребездә һәм аннан читтә танылу алган шәхесләр дә килә алачак: Әлеге мәйданчыкта музыкантлар танылган кавер-композицияләр белән беррәттән үзләре язган җырларны да башкарачак. Шагыйрьләр үз шигырьләрен уку буенча шигъри батл оештырачак. 

- «Бөек кул осталары» халык осталары белән очрашу

   Әлеге мәйданчыкта милли декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле төрләре буенча мастер-класслар үтәчәк. Осталарның эшләреннән торган күргәзмә әзерләү планлаштырыла. 

- Кече картиналар галереясында ТРның атказанган сәнгать әһеле, РФ һәм ТР рәссамнар берлеге әгъзасы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Хәмит Латыйповның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Хәмит Нәҗип улы агачны кисеп ясау остасы, график, рәссам буларак таныш.  Рәссамның иҗади дөньяны күзаллавы өчен милли тамырларга омтылыш, татар халкының фольклор мирасына мөрәҗәгать итү хас. 

- «KitapФешен» сәнгати фото бәйгесен тәкъдим итү

Теләге булганнарга бәйгедә катнашырга мөмкинлек тудырылачак. Катнашучыларның китап, иҗади эшләре, буклетлар күргәзмәсен оештыру планлаштырыла.