Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Лирика һәм патриотлык – тугры юлдашларым…

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

10 февраль көнне 12 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган артисты Флора Вафинаның иҗат кичәсе узачак. Әлеге музыкаль очрашуны ул танылган сынчы, рәссам Илдар Хановны искә алу көненә багышлады. 

Программада рус һәм татар телләрендә авторның лирик-патриотик җырлары яңгыраячак.  

Флора Вафина — автор-башкаручы, Россия язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган артисты. Ул Мәскәүдә яши, Ф. Дзержинский исемендәге Дивизия офицерларының Гарнизон Йортында артист булып эшли.

Барыгызны да көйле-моңлы, шигъри кичәгә чакырабыз. 

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.