«Музейга экспонат бүләк ит» акциясе
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее Бөтендөнья язучылар көне кысаларында оештырылган «Музейга экспонат бүләк ит» акциясе игълан итә.
Акция 2022 елның 1 февраленнән 3 мартына кадәр әдәбият тарихы музее фондын Татарстан Язучылар берлеге Чаллы бүлеге язучыларының тормышы, иҗаты һәм хезмәт эшчәнлеге белән бәйле яңа экспонатлар белән тулыландыру максатыннан уздырыла.
Экспонатлар сыйфатында:
- язучының иҗаты, хезмәт эшчәнлеге белән бәйле әйберләр;
- үткән еллар тормыш-көнкүреш әйберләре, язу-сызу кораллары;
- фотолар, документлар, грамоталар, китаплар (автографлары булган китаплар), афишалар;
- элекке открыткалар, календарьлар (тематик тупланмалар), картиналар, маркалар һ.б.;
- электрон видеоматериаллар һ.б. кабул ителә.
Адрес: Чаллы шәһәре, Х.Ямашев бульвары, 4/14А йорты.
Белешмәләр өчен телефон: 8-917-283-50-96.