1 нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының төркемле күргәзмәсен ачу тантанасы
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
«Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган төркемле күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.
Китапханә кунакларын мавыктыргыч һәм танып белү чаралары программасы көтә: профессиональ рәссамнар күргәзмәсе ачылу, Чаллының танылган шагыйрьләре һәм музыкантлары белән очрашулар, төрле мастер-класслар. Чарага килүчеләр төрле техника, стильләрдә башкарылган әсәрләрне күрәчәк, безнең күпмилләтле халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышачак. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Рият Мөхәммәтдинов һәм Сәгыйдә Сираҗиева үз осталык серләре белән уртаклашачак, аларның иҗатында төп һәм яраткан тема - татар халык тарихы һәм мәдәнияте. Күргәзмәдә 40лап рәсем, графика, сын, декоратив-гамәли сәнгать эшләре тәкъдим ителә.
Теләге булганнарны акциягә кушылырга чакырабыз!