Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Шәһәр үзәк китапханәсенә Ачык ишекләр көненә чакырабыз

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Ачык ишекләр көне яшь китап сөючеләр өчен китаплар иленә мавыктыргыч сәяхәттән башланып китәчәк. Алар «Китап битләрен ачуга могҗизалар башлана» әдәби уенында (6+) катнашачак. Балалар әдәби викторина сорауларына җавап бирәчәк, башваткычлар чишәчәк, үзләрен яраткан әкият геройлары итеп күрсәтәчәк.
Әдәбият тарихы музее китапханә кунакларын фонд белән һәм музейга нигез салучы шагыйрь, туган якны өйрәнүче, илледән артык китап авторы Мансур Сафин,  аның иҗаты белән таныштырачак. 
«Булачак педагог-филологка ярдәмгә китапханә» мәгълүмат көненең (18+) бай программасында «Некрасов – халык авазы» мультимедиалы презентациясе; «Некрасовны янәдән ачып» әдәби викторинасы; «Некрасов – шагыйрь һәм гражданин» иллюстратив-китап күргәзмәсе һәм китапханә буйлап экскурсия көтә.

«Могҗизалар иленә сәяхәт!» дигән театральләштерелгән экскурсия вакытында әкият геройлары яшь китап сөючеләрне китапханә һәм китапханәчеләр, китап фонды белән таныштырачак, бергәләп уеннар уйнаячаклар.
Китап тарихы, китаплар фонды, китапханә һәм ул күрсәтә торган хезмәтләр белән кунаклар «Гасырлардан гасырларга килгән китап сүзе» дип аталган мәгълүмат сәгате (12+) барышында таныша алачак. 
«Мин дә шулай булдыра алам» арт-әңгәмәсе XX-XXI гасыр һәм хәзерге көн рәссамнары, сәнгатьтәге заманча юнәлешләргә кыскача күзәтү тәкъдим итәчәк. Үз супрематик композициясен булдыру буенча мастер-класс алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итәр. 
Ачык ишекләр көне «Алтын көз» әдәби-музыкаль кичәсе (18+) белән тәмамланачак. Анда артистлар һәм «Ветеран» клубы әгъзалары башкаруында көз турында җырлар һәм шигырьләр яңгыраячак. Катнашучылар «Уңыш белән мактанырга оят түгел!» дип аталган бакча уңышлары бәйгесе вакытында үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак, геронтология буенча «Гомернең алтын көзе» дигән китап күргәзмәләре белән танышачак.

 

Вакыты

Үткәрү урыны

Чаралар

10.00

Шәһәр үзәк китапханәсе

«Китап битләрен ачуга могҗизалар башлана» әдәби уены (6+)

10.00

Әдәбият тарихы музее

«Табышмаклар илендә» очрашу (12+)

11.00

 

Актлар залы

«Булачак педагог-филологка ярдәмгә китапханә» мәгълүмат көне (18+)

12:00

Шәһәр үзәк китапханәсе

«Могҗизалар иленә сәяхәт!» театральләштерелгән экскурсия

13:00

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге

«Гасырлардан гасырларга килгән китап сүзе» мәгълүмат сәгате (12+)

14.00

Сәнгать бүлеге

«Мин дә шулай булдыра алам»: заманча сәнгать турында арт-әңгәмә

14.00

Актлар залы

«Алтын көз» әдәби-музыкаль кичәсе (18+)