Библиотөн - 2021 сине көтә!
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе «Библиотөн» Бөтенроссия акциясенә кушыла. Акциянең темасы - кешенең космоска беренче очышы, Байконур тарихы һәм Фән һәм технологияләр елы.
Китапханәгә килүчеләрне бай эчтәлекле программа көтә. Нәни укучылар өчен мавыктыргыч тәҗрибәләр белән «Профессор Чудаков лабораториясе» исемле эксперимент-шоу әзерләнә. Яшүсмерләр өчен «Киләчәккә омтылучылар» дигән робототехника дөньясына сәяхәт үткәреләчәк һәм «Йолдызлар сугышы» геройлары белән берлектә «Борын-борын заманда ерак Галәмдә» исеме астында Пижама кичәсе узачак.
«Космик сәнгать» төркемле иҗади Арт-тимбилдинг вакытында Галәмнең зур картасы эшләнәчәк. «Космоска очыш» мастер-классында чара кунаклары Галәм киңлекләрендә хәрәкәт итүче космик кораб төзиячәк. «Сынаулар аша йолдызларга» әдәби-музыкаль кичәсе космонавтика, Байконур тарихын искә төшерергә, күп кенә кызыклы фактларны белергә һәм шәһәребезнең танылган артистлары башкарган җырларны тыңларга чакыра.
Китапханә кунаклары яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алачак.