Городская детская библиотека - филиал № 8

«Китапханә белән дуслыгым миңа шатлык китерә»: шәһәркүләм иҗади бәйге (0+)

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

2020 елның 16 мартыннан 30 апреленә кадәр Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 8 нче санлы балалар китапханәсе «Китапханә белән дуслыгым миңа шатлык китерә» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйгенең төп максаты – китап һәм укуны алга җибәрү, китапханәләрне популярлаштыру, балаларда китапка карата кызыксыну булдыру.

Бәйгедә 7 яшьтән алып 14 яшькәчә (14 яшьне дә кертеп) теләге булган һәр бала катнаша ала. 

Катнашу өчен гаризалар һәм бәйге эшләре 2020 елның 16 мартыннан 25 апреленә кадәр.