Городская детская библиотека - филиал № 8

«Сәламәтлекнең җиде ачкычы» Әдәби-уен программасы

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Яшь китап укучыларны һәм аларның әти-әниләрен «Сәламәтлекнең җиде ачкычы» әдәби-уен программасында катнашырга чакырабыз.

Китапханәчеләр уен һәм күңел ачу формасында укучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирәчәк.  Һәм бу эштә, әлбәттә, аларга тугры юлдашлары – китаплар ярдәм итәр. Балалар төрле бәйгеләр: хикмәтле табышмаклар, шаян уеннар, четерекле сораулардан торган викториналарда катнаша алачак. Күргәзмә дә яшь китап сөючеләр игътибарыннан читтә калмас дип уйлыйбыз. Анда балалар өчен сәламәтлек, спорт һәм дөрес туклану турындагы китаплар һәм вакытлы матбугат материаллары тәкъдим ителәчәк.

Рәхим итегез!