Городская детская библиотека - филиал № 8

«Туган илем- иркә гөлем» калейдоскобы

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

29 август көнне 11.00 сәгатьтә яшь укучылар өчен «Туган илем- иркә гөлем» дип исемләнгән туган якны өйрәнү калейдоскобы оештырылачак.

   Чара туган як тарихы һәм Татарстан Республикасының дәүләт символлары белән танышудан башланачак. Катнашучылар өчен «Яраткан шәһәребез», «Флора һәм фауна», «Татарстанның истәлекле урыннары» география һәм тарих өлкәсеннән биремнәр белән «Туган ягыңны ярат һәм бел» уеннары әзерләнәчәк.

    Чара ахырында катнашучыларга «Татар орнаментлары» һәм «Минем Татарстан» башваткычларын җыярга тәкъдим ителәчәк. Хуш киләсез!