Городская детская библиотека - филиал № 8

Республикамның өч төсе

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Яшь китап укучылар өчен «Республикамның өч төсе» дип исемләнгән туган якны өйрәнү рингы оештырылачак. Һәркемнең үз Ватаны бар. Китапханәнең бар эше ватанга, анда яшәүче кешеләргә карата мәхәббәт, туган якгың белән горурлану хисләре белән сугарылган. Туган якны өйрәнү рингы туган як тарихы һәм республиканың дәүләт символлары белән танышудан башлана. Чарада катнашучылар өчен география өлкәсенә караган биремнәр белән «Туган ягыңны ярат һәм бел» уены, тарих буенча «Яраткан калабыз», «Флора һәм фауна», «Татарстанның истәлекле урыннары», «Бу кызыклы» уеннары әзерләнәчәк. Чара азагында балаларга «Татар милли бизәкләре» һәм «Минем Татарстан» дигән пазлларны җыярга тәкъдим ителәчәк.