«Исәнме, җәй!»
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Яшь китап сөючеләр һәм аларның әти-әниләре өчен «Тридевятое царство» скверында «Исәнме, җәй!» дип исемләнгән чара узачак. Малайлар һәм кызларны хәрәкәтчән уеннар, шаян конкурслар, биюле-җырлы күңел ачу көтә. Яшь рәссамнар өчен «Мин бу дөньяны ясыйм» дигән акбур белән рәсем ясау иҗади конкурсы узачак. Ә яшь китап сөючеләр кызыклы әсәрләр буенча «Яраткан китаплар» әдәби квестында катнашачаклар. Балалар вакытны күңелле итеп үткәрү белән бергә, көне буена җитәрлек күтәренке кәеф һәм дәрт-дәрман ала алачак. Бу көнне сезне онытылмас тәэсирләр көтәчәк. Рәхим итегез!