Городская библиотека - филиал № 6

Китапханә турында

Китапханәнең тарихы шәһәребез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Узган гасырның 70 нче еллары башында КамАЗ төзелә башлый, аның белән бергә Яңа шәһәр, яңа микрорайоннар барлыкка килә, төрле учреждениеләр ачыла.

Китапханәбез 1974 елда үзенең укучылары өчен тәүге тапкыр ишекләрен ача. Бүгенге көндә без Яңа шәһәрнең  20, 26, 27, 28, 29, 30, 65 нче микрорайоннарында яшәүчеләргә китапханә хезмәте күрсәтәбез.Китапханә 15,19,24,27,28 нче урта мәктәпләр; 29, 77 нче гимназияләр, 86 нчы мәктәп-интернат («Өмет» тернәкләндерү үзәге) белән тыгыз элемтәдә тора. 28,30,50 нче балалар бакчалары, Автозавод башкарма комитетының «Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт» бүлеге, «Ышаныч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, «Автозавод» җирле иҗтимагый үзидарәсе, шәһәр сукырлар җәмгыяте белән хезмәттәшлек итә. Филиал Җиңү паркында уза торган «Ай да Пушкин!» шәһәр иҗат фестивалендә дә актив катнаша. Эшендәге төп юнәлешләр – туган якны өйрәнү әдәбияты белән эш формасы аша экологик агарту һәм гражданлык-патриотлык хисләре тәрбияләү. 2016 елда китапханәгә модельле статусы бирелде.

Бүгенге көндә китапханәбез – ул мавыктыргыч китаплар уку, яшьтәшләрең белән аралашу, гаҗәеп ачышлар, кызыклы чаралар, бәйгеләрдә катнашулар белән тулыландырылган бер дөнья. Бездә һәрчак уңайлы һәм җылы, кызыклы һәм файдалы.

Китапханәнең төп байлыгы – берсеннән-берсе кызыклы, акыллы китаплары һәм журналлары. Аның фондында 58 меңнән артык балалар һәм өлкәннәр өчен басма, 30 исемдәге вакытлы матбугат исәпләнә.

Бу нәфис һәм белемнең төрле өлкәләренә караган әдәбият (тарих, сәнгать, техника, фән һ.б.), шулай ук татар һәм рус телләрендә туган якны өйрәнү әдәбиятының зур кыйммәткә ия фонды. Электрон басмалар CD һәм DVD дискларда тәкъдим ителә.

Китапханәне Агалакова Елена Владимировна җитәкли.

2019 елда китапханә үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтте.

2022 елның 27 гыйнварында 6 нчы санлы китапханәдә «Автозаводский» җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Люзия Мансуровна Мостафина инициативасы белән өлкәннәр өчен «Безнең бакча» клубы оештырылды.