Городская библиотека - филиал № 3

Китапханә турында

3 нче санлы китапханә 1967 елның 1 апрелендә тәүге тапкыр ишекләрен ача. Китапханә Элеватор тавындагы агач бинада урнашкан була. Китапханәнең беренче укучылары «ПОПАТ», Чаллы Элеваторы, елга порты эшчеләре, укытучылар һәм мәктәп укучылары була. 1988 елда китапханә Элеватор тавыннан ЗЯБ бистәсенә Низаметдинов урамындагы 9 нчы йортка күченә.

Беренче көннәреннән үк китапханә хезмәткәрләре үз алларына укучыларны дөнья һәм илебез әдәбияты кыйммәтләренә тарту, культуралы һәм аң-белемле үсеп килүче буын булдыруда ярдәм итү бурычлары куйды. Бу эш нигезендә китап укуга, китапка уңай мөнәсәбәт, укучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү ята.

Бүген китап фондында 12 100 данә китап исәпләнә.

Филиал шәһәр һәм республикакүләм бәйгеләрдә катнаша. Мәдәният идарәсе һәм «ҮКС» МБУ дипломнары һәм грамоталары белән бүләкләнгән.

Китапханә киң даирә укучылар белән эшли. Бу – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, пенсионерлар. Инвалидларга аерым игътибар бирелә.

Филиал ЗЯБ бистәсенең 14, 15, 16 нчы мәхәлләләрендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Шул зонада 21 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе, 2 нче музыка мәктәбе, 23 нче санлы балалар бакчасы, «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» урнашкан.

Китапханәнең социаль партнерлары: 21 нче мәктәп, 23 нче балалар бакчасы.

2016 елда китапханәдә өлкәннәр ялын кызыклы итү, өлкән буынга замана шартларында үзенең мөһим роль уйнавын тоемларга мөмкинлек бирү максатларында «Огонек» клубы эшли. 

Китапханәнең җитәкчесе– Зарипова Нәҗибә Нәҗип кызы.