Городская библиотека - филиал № 22
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317908-22/
  • Телефон: юк
  • E-mail: nchelny.bibl22@tatar.ru
  • Адрес: 423800 РТ, г. Набережные Челны пр. Вахитова, 3,СОШ №48 (Новый город, 54/23). Проезд автобусами и трамваем до остановки «Ак мечеть» по Московскому проспекту, или до остановки «Детские сады» по проспекту М. Вахитова.

«Геройлар эзеннән» Әдәби дәрес

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

24 декабрь көнне 22 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен татар язучысы Шамил Рәкыйпов иҗаты буенча «Геройлар эзеннән» дигән әдәби дәрес узачак.

Дәрес барышында балалар документаль әсәрләр иҗат итүче язучының тормыш юлы, аның тормыш вакыйгаларына нигезләнеп язылган әсәрәре белән танышачак. Укучылар барлык геройларның Бөек Ватан сугышы елларында кабатланмас батырлыклар эшләгән һәм Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек булган, озак еллар исемнәре гаделсез рәвештә онытылып торган реаль кешеләр икәнлеге турында беләчәк. Болар – курку белмәс партизан-разведчик Иван Кабушкин, рейхстаг өстенә байрак кадаган өлкән сержант Гази Заһитов, төнге бомбачылар авиаполкы очучылары Мәгубә Сыртланова, Ольга Санфирова, Руфинә Гашева һәм башка якташларыбыз. Чарага килүчеләр әлеге геройлар һәм вакыйгалар турындагы нәфис фильмнардан өзекләр һәм кинохроника кадрларын карый алачак.