Городская детская библиотека - филиал № 17

«Әлли-бәлли-бәллием» балалар иртәсе (0+)

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

28 гыйнварда китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Әлли-бәлли-бәллием» дигән балалар иртәсе үткәреләчәк. Чара барышында балалар татар халкының бишек җырлары белән танышачаклар, бу темага багышланган шигырьләр һәм җырлар тыңлаячаклар, уеннарда катнашачаклар. Чара ахырында алар әниләре җырлаган бишек җырларын искә төшерәчәкләр.