Городская детская библиотека - филиал № 17

«Бөек Тукай иҗатын яратабыз» видеобәйгесе (0+)

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

2020 елның 25 мартыннан 24 апреленә кадәр Яр Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре» муниципаль бюджет учреждениесенең 17 нче санлы балалар китапханәсе танылган татар шагыйре истәлегенә багышланган «Бөек Тукай иҗатын яратабыз» дип исемләнгән әдәби видеобәйгедә катнашырга чакыра. Конкурсның төп максаты - балаларны  шигърият дөньясына, нәфис сүз жанрына җәлеп итү һәм Габдулла Тукай иҗатын популярлаштыру. Конкурста катнашу өчен 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Видео эшләр 25 марттан 17 апрельгә кадәр кабул ителә.

Адресыбыз: Татарстан урамы, йорт №24, 213 фатир (Яңа шәһәр, 50/02 - 213).

Электрон почта  cbs-filial17@mail.ru

Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 32-71-64.