Городская детская библиотека - филиал № 17

Укыйм! Укыйбыз! Укыйлар!

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

 Флеш-моб ике этапта үтәчәк. Беренче этап – Боровецк бульварында .

Китапханәчеләр  актив укучыларыбыз белән бергә  китап укуның файдасы турында  язылган плакатлар тотып Боровецк бульварына чыгачаклар. Әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен кычкырып уку  оештырыла.   "Сез китап укырга яратасызмы?"  дигән сорау белән мөрәҗәгать итеп, кешеләрнең фикерен белү дә максат итеп куела.
Икенче этап  китапханәдә узачак.
Биредә балалар китапның  тарихы , аның  бөек кешеләр  тормышында  тоткан урыны белән танышачак.  Укучылыр  өчен "Китап-  минем якын дустым " уен программасы да оештырыла.
Кызлар һәм малайларга  “Йөз иң кызыклы китап”  дип аталган буклетлар алу мөмкинлеге дә булачак.  Килегез! Бәйрәмебездә сезне көтеп калабыз.!