Городская детская библиотека - филиал № 17

«Йөрәгемә якын туган телем» Әдәби сәгать

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан 17 нче санлы балалар китапханәсендә «Йөрәгемә якын туган телем» дигән әдәби сәгать узачак.

Чарага кунак буларак урта мәктәп яшендәге балалар чакырыла. Китапханәче аларга бу көннең килеп чыгу тарихы турында сөйләячәк. Балалар танылган шагыйрьләрнең туган тел турындагы шигырьләрен искә төшерәчәк, төрле биремнәр башкарачак, конкурсларда катнашачак. Кунаклар игътибарына Татарстанда яшәүче төрле халык телләрендә басылган китаплардан торган «Тел – халык хәзинәсе» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.