Городская детская библиотека - филиал № 17

«Каһарман-шагыйрь – Муса Җәлил» Шәһәркүләм иҗади бәйге

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

2020 елның 1 февраленнән 14 февраленә кадәр 17 нче санлы китапханә «Каһарман-шагыйрь – Муса Җәлил» дип исемләнгән шәһәркүләм иҗади бәйгедә катнашырга чакыра. Бәйгедә 4 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Ул өч номинация буенча үткәрелә:
– «Нәфис сүз» номинациясе;
– «Рәсем» номинациясе;
– «Кул эше» номинациясе.

Шигырь укучылар бәйгесендә катнашучылар үз чыгышларында рус яки татар телендә Муса Җәлилнең бер әсәрен башкара, дәвамлылыгы 5 минуттан артмаска тиеш. Рәсем бәйгесенә А3 форматындагы кәгазьдә теләсә кайсы техникада М.Җәлил әсәрләре буенча башкарылган иҗат эшләре кабул ителә. Кул эшен теләсә нинди материалдан әвәләп, тегеп, чигеп һәм башка техникалар кулланып ясарга мөмкин.