Городская детская библиотека - филиал № 17

Яшь булып калыгыз, дуслар

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Һәр елдагыча  1 октябрь көнне өлкән буын кешеләре «Яшь булып калыгыз, дуслар» дип исемләнгән ял кичәсенә чакырылачак. 

Бәйрәм өстәле артында, кичә кунаклары бер-берсенә тәбрикләү сүзләре, изге теләкләрен белдерәчәк, җырлар җырлаячак һәм, үткәннәренә кире әйләнеп кайтып, хатирәләре белән уртаклашачак. Җыелучылар төрле викториналарда һәм җырны иң яхшы башкару бәйгесендә катнаша алачак. Табышмаклар чишеп, дөрес җавап биргән өчен тамашачыларга номер язылган көзге яфраклар тапшырылачак һәм соңыннан алар оттырышсыз лотерея ролен башкарачак. Чарада уй-фикерләрне укый алучы әкияти эшләпә дә булуы көтелә. Шулай ук «Аш-су серләре» һәм «Пенсионерларның мавыгулары» күргәзмәләрендә катнашырга мөмкин булачак. Кичә дәвамында кунаклар үз адресларына сәламәтлек, яхшы кәеф һәм озын гомер кебек чын күңелдән әйтелгән теләкләрне күп ишетәчәк.