Городская детская библиотека - филиал № 17

«Тукайга мәхәббәт белән» әдәби видеобәйгесе

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

2019 елның 1 апреленнән  21 апреленә кадәр Яр Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» 17 нче санлы балалар китапханәсе бөек татар шагыйре истәлегенә багышланган «Тукайга мәхәббәт белән» дип аталган шәһәркүләм әдәби видеобәйгедә катнашырга чакыра.

Бәйгенең төп максаты – балаларны шигърият дөньясына җәлеп итү, нәфис сүз жанрына тарту һәм шагыйрь Габдулла Тукай иҗатын пропагандалау.

Бәйгедә катнашу өчен 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар чакырыла.                  

Видеоэшләр 1 апрельдән 21 апрельгә кадәр (Татарстан ур., йорт 24, кв. 213, Яңа шәһәр, 50/02-213) адресы буенча 17 нче санлы балалар китапханәсендә яки cbs-filial17@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.