Без - табигать дуслары.
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Бу чарада балалар табигатьнең гаҗәеп дөньясында виртуаль сәяхәттә булачаклар , кешенең табигатьне саклауда нинди роль уйнаганы турында беләчәкләр, хайваннар томышыннан видеороликлар карыячаклар, урманның матурлыгын тасвирлаган роликлар һәм картиналар күрсәтеләчәк. Укучылар «Хайваннар дөньясында» интерактив уенда катнашачаклар, «Табигатьнең яшь дуслары» интеллектуаль – танып белү уенында бөҗәкләр, кошлар, җир-су хайваны, агачлар һәм чәчәкләр исемнәрен искә төшерәчәкләр. Экологик уеннар һәм конкурслар: «Элемтә тартмасы», «Хайваннарны тасвирлау», «Пантомима» - балаларның мөһим экологик проблемаларга карашын күрсәтергә ярдәм итәчәкләр.