Городская детская библиотека - филиал № 17

Туган телне ярат!

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

  28 февральдә 14 сәгатьтә китапханәдә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телне ярат!» дигән турнир узачак.Турнир барышында укучылар  командаларга бүленеп  төрле уеннарда, бәйгеләрдә ярышачак, телебезнең аерым бүлекләренә караган биремнәр буенча көч сынашачаклар. Балалар сөйләм телен яхшырту максатыннан «Дөрес әйт!» биремен үтәячәкләр, рифмалы уен «Буриме»дә катнашачаклар.Өлкән сыйныф укучылары пунктуация кагыйдәләрен искә төшерәчәкләр, тыныш билгеләренә багышланган табышмакларга җаваплар эзләячәкләр, орфография сүзлеге буенча сүзләрдә төшеп калган хәрефләрне куячаклар.