Городская детская библиотека - филиал № 16

«Үзебез ясаган яз» шәһәркүләм иҗади бәйге

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 20 марттан 18 апрельгә кадәр 5-14 яшьлек барлык теләге булган балаларны  «Үзебез ясаган яз» шәһәркүләм иҗади рәсемнәр һәм кул эшләре бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйгегә халык кәсепләренә багышланган кул эшләре һәм рәсемнәр кабул ителә. 

Эшләр түбәндәге яшь төркемнәре буенча бәяләнәчәк:

  • 5 -6 яшь;
  • 7-8 яшь;
  • 9-11 яшь;
  • 12-14 яшь.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турында квитанцияләр бер пакетта 2023 елның 20 мартыннан 18 апреленә кадәр кабул ителә. 

Телефон: 8(8552) 52-86-00
E-mail: cbs_filial16@mail.ru