Городская библиотека - филиал № 15

Китапханә турында

Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 15 нче санлы китапханәсе 1982 елда ачыла. Башта аның өлкәннәр абонементы һәм уку залы бүлекләре генә була. 2009 елда 18 нче санлы балалар китапханәсе ябылгач, аның китап фонды 15 нче китапханәгә тапшырыла.

Бүгенге көндә китапханә төрле яшьтәге китап укучылар белән эшли. Ул Яңа шәһәрнең 43, 44, 45, 46, 47 нче мәхәлләләре халкына хезмәт күрсәтә.

Китапханә 7 нче санлы «Рябинушка», 31 нче санлы «Красная шапочка», 29 нчы санлы «Березка» балалар бакчалары, 38, 45, 23, 40, 24 нче мәктәпләр белән хезмәттәшлек итә, 14 нче Балалар һәм яшүсмерләр үзәге балаларын һәм укытучыларын китаплар һәм журналлар белән тәэмин итеп тора.

 

Китапханә фондында 40 меңнән артык китап һәм брошюралар исәпләнә. Ел саен китапханә балалар һәм өлкәннәр өчен 50 ләп исемдәге  вакытлы матбугат басмасына языла.

Филиалның эше дипломнар, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бәяләнде:

2018 ел – 2017 ел нәтиҗәләре буенча коллектив халыкка иң яхшы китапханә хезмәте күрсәтүне оештырган өчен грамота белән бүләкләнде;

2017 ел – «Җир яшәсен өчен» экологик мәйданчык эше өчен /«Россия талантлары» Бөтенроссия конкурсының «Безнең планета» социаль-экологик бәйгесе номинациясендә 1 нче дәрәҗә диплом иясе булды;

«Россия талантлары» Бөтенроссия конкурсының «Китапханәче» номинациясендә тәкъдим ителгән һәм башкарылган бәйге эше («Китап укуга ял итү һәм аралашу аша» социаль-мәдәни программасы) белән катнашкан өчен 2 нче дәрәҗә диплом алды;

«Библиотеки & экология» төбәк китапханәләр конкурсының «ЭкоАкция» номинациясендә «Җир яшәсен өчен» экологик мәйданчык эше өчен 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды;

2016 ел – «Китап укучы ил» халыкара краудсорсинг интернет-проектында катнашкан өчен Рәхмәте, «Үз һөнәрем белән горурланам» бәйгесендә 1 нче урын өчен диплом,  «А ну-ка девушки, а ну библиотекари!» һөнәри осталык бәйгесенең «Мисс креативность» номинациясендә җиңгән өчен диплом белән бүләкләнде;

2015 ел – «Бөек Ватан сугышы: Хәтердә, йөрәктә, китапта» программасын тормышка ашыру буенча башкарылган эш өчен «Ватаным минем» төбәкара китапханә проектлары интернет-конкурсының ГРАН-ПРИ дипломы һәм рәхмәт хатына; «Әдәби Чаллы» буктрейлерлар һөнәри конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшы эш өчен дипломга лаек булды;

2014 ел – «Син сәламәт булсаң, милләтең дә сәламәт булыр» программасын тормышка ашыру эше өчен «Хәзерге заман җәмгыятендә китапханәләр һәм музейлар» бөтенроссия бәйгесендә катнашкан өчен сертификат һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде; халыкка иң яхшы китапханә хезмәте күрсәтү һәм «Син сәламәт булсаң, милләтең дә сәламәт булыр» программасы кысаларында сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру буенча актив эш алып барганы өчен диплом белән бүләкләнде;

2013 ел – 2012 ел нәтиҗәләре буенча халыкка иң яхшы китапханә хезмәте күрсәтүне оештырган өчен дипломга ия булды.

Коллектив эшчәнлеге дәвамында «Син сәламәт булсаң, милләтең дә сәламәт булыр», «Чор интерьерында портрет», «Бөек Ватан сугышы: Хәтердә, йөрәктә, китапта» исемле авторлык программалары гамәлгә ашырылды. Бүгенге көндә китапханә, балаларны һәм өлкәннәрне Россия һәм Татарстан нәфис әдәбиятының иң яхшы үрнәкләренә тарту аша, «Россиянең әдәби мирасы» программасы буенча максатчан эш алып бара.

2017 елда китапханә коллективы өлкән яшьтәгеләр өчен «Китап укуга ял итү һәм аралашу аша» исемле социаль-мәдәни программа әзерләде. Китапханәгә килеп, өлкәннәр «Чишмә» аралашу клубында ялларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә ала, шәһәребезнең танылган шәхесләре белән очраша.


Менә 30 елдан артык инде китапханәдә 20-70 яшь аралыгындагы укучылар өчен «Чишмә» аралашу клубы эшли. Клуб эше аерым бер план буенча бара, ул үз эченә шәһәрнең кызыклы шәхесләре белән очрашуларны, тематик һәм күңел ачу кичәләрен һ.б.ларны кертә.

Китапханә җитәкчесе – Останина Людмила Николаевна.