Городская библиотека - филиал № 15

«ЧИШМӘ» аралашу клубы

Менә 30 ел инде Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУнең 15 нче санлы китапханәсендә «Чишмә» аралашу клубы эшчәнлек алып бара. Ул үз эшен 1983 елда башлый. Клубны ачуда башлап йөрүчеләр китапханәнең мөдире Г.М.Закирова һәм ул вакытта микрорайонның торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүче, халык өчен чаралар уздыручы М.Г.Куликова була. Җирле халыкның чараларда катнашу теләге һәм китапханәнең үз укучыларын берләштерү мөмкинлеге тәңгәл килә. Шул заманның интеллигенция даирәсе: укытучылар, табиблар, мөгаллимнәр, илһамланып һәм зур энтузиазм белән шәһәр һәм мәдәният тормышында катнашырга әзер тора. Кешеләр бик күп укый һәм китап укуда даими ихтыяҗ була. Алар барысы да актив, үзләре тыңларга да, чыгыш ясарга да һәрчак әзер була.

Китап һәм әдәбият белән кызыксыну барысын да берләштерә. Шулай итеп «Чишмә» клубы барлыкка килә.

Бүген ай саен клубка 20 яшьтән алып 70 яшькәчә булган якынча 20-25 кеше йөри, кайвакытта хәтта гаилә белән киләләр. Бу – яшьләре дә, кызыксынулары да төрле кешеләр. Әмма аларның барысын да китапка мәхәббәт һәм тугрылык берләштерә; алар уку культурасында тәрбияләнгән һәм бу мәхәббәтне балаларына, оныкларына тапшырырга телиләр.

30 ел эчендә клубта 240 тан артык төрле темаларга багышланган утырыш узды. Бу шулай ук иҗади коллективлар һәм кызыклы шәхесләр – язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, халык осталары белән очрашулар да. Клубта кунакта шәһәребезнең танылган кешеләре: шагыйрьләр Алешков Николай, Гоголев Михаил, Первова Наталья, Садовникова В., Сафин Мансур, рәссам, график Массаров И.Н., җырлар башкаручы Кузьмичева О.В., курчак ясау остасы Абрамова В.К., курчакчы Перевертова Е.А. һ.б. лар булды.

Клубта узучы кайбер чаралар буыннар бәйләнешенә төбәлгән. Күп кенә бәйгеләрдә өлкәннәр белән беррәттән аларның оныклары да актив катнаша. Клубта хакимлек иткән атмосфера баланың иҗади потенциалы үсешенә уңай йогынты ясый.

Клуб эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе – өлкән буын вәкилләренең үзешчән иҗади эшчәнлеген тормышка ашыру, шунлыктан пенсионерлар ял кичәләрен, театральләштерелгән тамашаларны бик ярата, анда үзләре дә катнаша. Клубның һәвәскәр үз гармунчысы бар – ул җырлар җыючы Вяткин И.И. Без, клубны оештыручылар, китап сөюче дусларыбызга яхшы кәеф бүләк итәргә бик шатбыз.

Клубта очрашулар һәр айның соңгы җомгасында (җәйге айлардан кала) Клубның кабул ителгән программасына ярашлы рәвештә уза. Башлана 18.00 сәгатьтә.

Үткәрү урыны: 15 нче санлы китапханә. Адресы: Бердах б-ры, 4 нче йорт.

Клуб җитәкчесе: Заболотная Светлана Леонидовна.

Элемтә өчен телефон: (8552) 52-69-06.

2022 ЕЛГА КЛУБ ЭШЕНЕҢ ПРОГРАММАСЫ:

Үткәрү вакыты

 Чараның исеме һәм формасы

Гыйнвар

«Волшебство  из лоскутков» пэчворк буенча оста белән очрашу (12+)

Февраль

«Она душой осталась юной» Г. Н. Бединаның иҗат кичәсе (12+)         

Март

«Фантазии полет и рук творенье» иҗади остаханә (12+)

Апрель

«Эшелон на Самарканд»«Двадцатые годы: история и факты» Г.Яхина китаплары буенча фикер алышу (16+)

 

Сентябрь

 

 «Если молод душой человек» Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе(12+)                    

Октябрь

 

«Великое искусство музыки» музыкаль кичә (12+)

 

Ноябрь

 «Родники народных талантов» халык иҗат кичәсе (12+) 

Декабрь

«Нас собрала библиотека» клубның юбилее уңаеннан бәйрәм кичәсе (12+)