Городская библиотека - филиал № 13

Батыр үлсә дә, исеме кала

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилне искә алу көне якынлашканда, китапханә шәһәрдәшләрне «Батыр үлсә дә, исеме кала» дигән әдәби кичәгә чакыра.

Чара барышында катнашучылар видеоязмалар, фотоматериаллар карау аша шагыйрьнең тормыш юлыннан, әдәби эшчнлегеннән кызыклы фактларны; аның батырлыгы: сугышта ничек көрәшүе, әсирлеккә эләгүе, фашист концлагерьлары стенасы артында уздырган куркыныч вакытлары, җәлилчеләр, дошманга каршы яшерен эш алып баруы һәм исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» исемле автобиографик шигырьләр җыентыгы турында искә төшерәчәкләр. Җәлил шигырьләрен уку һәм аның сүзләренә язылган җырларны тыңлау югары рухлы шигърият белән үрелеп китәчәк.