«МИРАС» – балалар өчен клуб
«Мирас» клубы 2003нче елдан эшләп килә. Клубның девизы: «Мирасы бар халыкның киләчәге бар».
Клубның төп максаты: яшь буында туган як тарихын, танылган якташларыбызның тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнүгә кызыксыну уяту, туган төбәктә яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә карата ихтирам һәм горурлык хисе тәрбияләү.
Клуб утырышлары айга бер тапкыр әңгәмәләр, китап укучылар конференцияләре, бәйгеләр, танылган кешеләр ( шагыйрьләр, язучылар, музыка осталары, рәссамнар, туган якны өйрәнүчеләр һ.б.ш.) белән очрашулар, бәйрәмнәр, клубка йөрүчеләрнең иҗади эшләре күргәзмәләре рәвешендә үтә.
Үткәрелү урыны: Яр Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар китапханәсе. Адресы: Ш, Усманов урамы, 48нче йорт.
Клубның җитәкчесе: Шаихова Алмазия Зиннур кызы.
Элемтә өчен телефон: (8552) 35-33-86.
2023 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПЛАНЫ
Үткәрү вакыты |
Чараның формасы, исеме
|
Җаваплы |
гыйнвар |
Мәгълүмат сәгате «Укытучы – олы юл башың, Күзләреңне ачкан кояшың» (6+) |
Шаихова А.З. |
февраль |
Әдәби бәйрәм |
Шаихова А.З. |
март |
Р. Галиуллин иҗаты буенча әдәби кунакханә «Замана балалары язучысы - Рөстәм Галиуллин» (6+) |
Шаихова А.З. |
апрель |
Телдән журнал «Без Тукайлы халык» (6+) |
Шаихова А.З. |
май |
Батырлык сәгате |
Шаихова А.З. |
сентябрь |
А.Алиш иҗаты буенча әдәби бәйрәм «Язучы да Алиш батыр да» (6+) |
Шаихова А.З. |
октябрь |
Фольклор сәгате «Рухи хәзинәләр сандыгы» (6+) |
Шаихова А.З. |
ноябрь |
Ш.Галиев иҗаты буенча брейн-ринг |
Шаихова А.З. |