Городская библиотека - филиал № 12

«Батырлар китабы» дигән исем астында батырлык дәресе үтте (12+)

12 нче санлы татар китапханәсе 17 май көнне 29 нчы гимназиянең урта сыйныф укучылары өчен «Батырлар китабы» дигән исем астында батырлык дәресе үткәрде.

Дәһшәтле сугыш еллары бездән көннән-көн ерагая бара, ләкин батырларның данлы исемнәре җыр-дастаннарда саклана. Батырлар арасында безнең якташыбыз Советлар Союзы Герое Нурмый Шәрипов та бар. Разведка взводы командиры гвардия сержанты Нурмый Шәрипов Украинаны азат итүдә катнаша, беренче төркем белән Днепрны кичә, дошман оборонасын өзеп, Львов шәһәренә барып җитә. 1944 елның 27 июлендә сержант Шәрипов Перемышль (Польша) шәһәрен алуда батырлык күрсәтә. Разведчиклар төркеме «тел» белән кире кайтканда, аның ике аягы да яралана. Иптәшләрен уттан саклау өчен, Шәрипов, кулга төшергән дошман пулеметыннан соңгы патроннарына кадәр атканнан соң, янындагы дошманнарны граната белән шартлата, үзе дә һәлак була.

Укучыларга батырлык дәресендә видеотасмадан геройның туган авылына, Теләнче Тамак мәктәбендәге музеена багышланган тапшыру, электрон презентация күрсәтелде. Фронтовик шагыйрь Гали Хуҗиевның Нурмый Шәриповка багышланган «Яу күрке» поэмасыннан өзекләр укылды. Сугыш ветераннары турында видеоклип күрсәтелде, соңыннан укучылар белән фикер алышулар булды.