Городская библиотека - филиал № 12

«Телебез татлы – йөзебез якты»

19 февраль көнне 12 нче санлы татар китапханәсе, «Мирас» клубы кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен 21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан, «Телебез татлы – йөзебез якты» интеллектуаль уенын уздырды.

Китапханәче татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Кичәдә «Йолдызлы сәгать» дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды. Китапханәче балалар белән бергә «Туган телем – татар теле» исемле күргәзмәгә күзәтү ясады.

Чара барышында укучылар туган тел турында шигырьләр укыдылар. Соңыннан туган телебез, хәзерге заман шартларында аны саклап калу һәм алга таба да үстерү хакында фикерләштеләр.