Городская библиотека - филиал № 12

Учагында уты сүнмәсен

1 февральдә 12 нче санлы татар китапханәсе татар язучысы, журналист, тәрҗемәче, СССР Язучылар союзы әгъзасы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан югары сыйныф укучылары өчен “Учагында уты сүнмәсен” дигән темага әдәби кичә үткәрде.

Укучылар электрон презентация ярдәмендә язучының тормышы һәм иҗат юлы турында белешмәләр алдылар, китаплары белән таныштылар, әдип турында каләмдәшләре язган язмаларны тыңладылар. С. Хәким, Р. Миңнуллин, Р. Гаташ һәм башка шагыйрьләрнең Ә. Еникигә багышлап язылган шигырьләрен укыдылар һәм язучының әсәрләрен сөйләп, үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Ә. Еникинең әдәби иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнгән. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм «Почет Билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнгән. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелгән.