Городская библиотека - филиал № 12

Мин Тукайга киләм

22нче апрель көнне 12нче татар  китапханәсе 54нче гимназиянең 8нче сыйныф укучылары өчен Тукайның 130 еллыгына багышлап “Мин Тукайга киләм” исемле әдәби уен үткәрде. Уенның беренче өлешендә укучылар өчен Габдулла Тукайга багышланган  китапларга күзәтү ясалды, кызыклы истәлекләрдән өзекләр укылды. Шагыйрь тормышына багышланган язмалар укучыларда зур кызыксыну уятты. Балалар яттан шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның шигырьләренә язылган  җырларны башкардылар. Икенче өлештә Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина үткәрелде .

     Габдулла Тукай - бөек татар шагыйре, дөнья масштабына чыккан шәхес. Ул- татар милләтенең символы. Еллар үткән саен, Шагыйрь шәхесенең иҗтимагый бөеклеге тагын да актуальрәк һәм мәгънәлерәк була бара.