Городская библиотека - филиал № 12

Шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән очрашу

Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөхиярова (Рәзинә Мөхияр) 1956нчы елның 26нчы маенда Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Аблай авылында туа. Гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә 1982нче елдан бирле яши. Чаллы дәүләт педагогия  университеты  профессоры, тел галиме, дәреслекләр, уку кулланмалары, гыйльми монографияләр, программалар, фәнни - методик мәкаләләр авторы Р. Мөхиярова – 2003нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аның 9 китабы басылып чыккан.

     Очрашуда шагыйрәнең ”Асылыма кайтам” китабы тәкъдим ителде, “Асыл” сүзе нәрсәне аңлата, ул нинди сыйфатларны  эченә ала?” кебек фәлсәфи сорауларга җавап эзләп, фикер алышулар булды.  Рәзинә Мөхияр  иман, әдәп - әхлак  темасын чагылдырган яңа шигырьләрен  укыды, 29нчы татар гимназиясе укучылары шагыйрәнең җыентыкка кергән шигырьләрен яттан сөйләде. Язучы, үзешчән композитор, җырчы Рубис Зарипов шагыйрәнең сүзләренә язылган җырларын башкарды. Очрашуда балалар өчен чыга торган ”Фатиха” календаренең баш мөхәррире Нәсимә Садыйкова, укытучылар, “Көмеш кыңгырау” газетасы журналистлары, әти-әниләр катнашты.  Иганәчеләр исеменнән кичәгә килгән һәр балага бүләкләр тапшырылды.

     Әлеге очрашу турында видеоязма Яр Чаллы ТВ каналында “Кыйбла” тапшыруында күрсәтеләчәк.