Городская библиотека - филиал № 12

12нче татар китапханәсендә Сирень Якупова белән очрашу узды

4нче март көнне 12нче татар китапханәсендә "Серле тормыш бары җирдә генә" дип исемләнгән шигъри - музыкаль кичә узды. Кичәдә китап укучылар шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, Чаллы язучылар оешмасы рәисе урынбасары Сирень Якупова белән очраштылар. Очрашуга килгән шигъри җанлы китап укучыларыбыз, иҗатташ дуслары: шагыйрьләр Әлфия Ситдикова, Рәшит Бәшәр, язучылар Факил Сафин, Марс Яһүдин, Айгөл Әхмәтгалиева, туган якны өйрәнүче Рәйсә Мартынова, журналист Резидә Гасыймова һәм башкалар, Сирень Якупованың иҗатын бәяләп, үзләренең җылы сүзләрен, ихлас теләкләрен, фикерләрен җиткерделәр. Шагыйрә үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, кызыклы хатирәләре, шигырь язу серләре белән бүлеште, очрашуга килүчеләрне күптән түгел дөнья күргән "Кар юлы" шигырьләр җыентыгы белән таныштырды, "әле яңа гына табадан төшкән" шигырьләрен укыды. Мәктәп балалары, китап укучылар тарафыннан укылган Сирень Якупова шигырьләре залны уйландырды, хис дөньясына алып керде. Кичәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиләрә Имаметдинова, тальян гармунда уйнап, бәйрәмне тагын да ямьләде.