Городская библиотека - филиал № 12

Гасырлардан, Тукайлардан килгән үз телем

     26нчы февраль көнне Туган тел атналыгы кысаларында 12нче санлы татар әдәбиятын һәм туган якны өйрәнү китапханәсе 29нчы гимназия белән берлектә шәһәребездә яшәп иҗат итүче юбиляр шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән очрашу үткәрде. Соңгы елларда Рәзинә Мөхияр татар шигырь поэтикасын өйрәнү буенча гыйльми тикшеренүләр алып бара. Ул - Чаллы дәүләт педагогия университеты профессоры, тел галиме, гомуми белем бирү мәктәпләренең икенче һәм сигезенче сыйныф укучылары өчен язылган дәреслек авторларының берсе, гыйльми монографияләр, программалар, методик кулланмалар, фәнни- методик мәкаләләр авторы. Рәзинә Мөхиярова - 2003нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аның тугыз шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

     Гимназия укучылары, Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары шагыйрәнең туган телгә, милли асылыбызга багышланган шигырьләрен укыдылар. Рәзинә Мөхияр үзе дә балаларга кешенең Галәмгә, җәмгыятькә мөнәсәбәтен, уй-фикерләрен чагылдырган шигырьләрен сөйләде, туган телебезгә карата балаларда мәхәббәт тәрбияләүгә  багышланган җанлы әңгәмә алып барды.

     Әлеге очрашу милләтебезнең зыялы шәхесләренең тел турында әйткән канатлы сүзләре белән тәмамланды.