Городская библиотека - филиал № 12

Көтеп алынган яңа китаплар (18+)

Өлкән укучыларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштыру максатында, китапханәдә «Көтеп алынган яңа китаплар» дигән чара уздырылды.

Көн дәвамында 24 китаптан торган күргәзмәне китап укучылар зур кызыксыну белән карадылар. Кайберәүләр хәтта үзләренә ошаган басмалардан өзекләрне кычкырып укыды, үзара хис-кичерешләре белән уртаклашты. Яңа китаплар арасында укучыларга яхшы таныш авторлар һәм әсәрләр дә бар иде. Китапханәгә килүчеләр үзләрен кызыксындырган китапларны өйләрендә укырга алды.