Городская библиотека - филиал № 12

«Кешеләрдә тик яктылык күрәм»…» язучы Ф. Сафин иҗатына багышланган чара (12+)

26нчы  гыйнвар көнне 12 нче китапханә хезмәткәрләре югары  сыйныф укучылары өчен күренекле прозаик, шагыйрь Факил Сафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган  «Кешеләрдә тик яктылык күрәм»  дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырды. Чарада китапханәчеләр  укучыларны язучының бай тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты белән таныштырды. Кичә язучының иҗатына багышланган презентация белән үрелеп барды. Әдәби чарада Факил Миңнемөхәммәт улы иҗат иткән шигырьләр, җырлар  яңгырады. Язучы иҗатына багышланган бай китап күргәзмәсе оештырылды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Факил Сафин- татар язучысы, күренекле прозаик, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе (1999), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004), филология фәннәре кандидаты (2007), Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2021), Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе (2022),  Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге  җитәкчесе. Ф.Сафин – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.