Городская библиотека - филиал № 12

«Шәҗәрә – тәрбиянең асыл ташы» шәҗәрә кичәсе (6+)

12 гыйнвар көнне 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен «Шәҗәрә – тәрбиянең асыл ташы» дигән шәҗәрә кичәсе үткәрде. Шәҗәрә — кешегә тууга бирелгән төп мирасларның берсе. Чарада китапханәче укучыларны «шәҗәрә», «генеалогия» төшенчәләре белән таныштырды, борынгы бабаларыбызның тарихын өйрәнү, нәсел агачын төзү күп вакыт, көч, түземлек һәм белемнәр таләп итүе турында сөйләде. 

Чарага махсус кунак — шәҗәрәләрне өйрәнү һәм төзү белән профессиональ шөгыльләнүче журналист Дамир Шәйхетдинов чакырылган иде. Ул үз эшенең серләре белән уртаклашты, үзе төзегән шәҗәрә агачларын күрсәтте, укучыларга үз нәселләренең агачын төзергә тәкъдим итте. Укучылар шәҗәрәне ничек төзергә, нәрсәдән башларга икәнен белде.