Городская библиотека - филиал № 12

Галимҗан Баруди турында телдән журнал

27нче сентябрь көнне 12нче санлы татар китапханәсе 54нче татар гимназиясенең 10нчы сыйныф укучылары өчен күренекле мәгърифәтче, дин белгече һәм реформаторы, фәлсәфәче, педагог Галимҗан Барудиның тууына 160 еллыгына багышлап «Галимҗан Баруди – милләт хезмәтчесе» исеме астында телдән журнал үткәрде. XIX йөз ахырларында ук дистәләрчә дәреслекләр язып бастырган бу олпат шәхеснең абруе XIX йөз азагы – XX гасыр башында гаять зур була. Баруди Казанда, беренчеләрдән булып, үзенең шәхси китапханәсен ачучы,  «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең  нигез ташларын салучысы, җитәкчесе, 36 ел аның мөдәррисе дә. Рәсәй татарларының иң мәшһүр һәм атаклы мәдрәсәләреннән берсе «Мөхәммәдия», асылда, милли университет вазифасын үтәгән.

Чарада укучылар электрон презентация аша Галимҗан Барудиның тормыш юлы, ул чыгарган уку китаплары, журналистик һәм педагогик эшчәнлеге, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, анда укып чыккан күренекле шәхесләр белән таныштылар. Ахырда укучылар арасында күренекле татар мәгьрифәтчеләренә багышланган викторина үткәрелде.