Городская библиотека - филиал № 12

Гимназиядә фольклор сәгате

27нче сентябрь көнне 12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе «Мирас» клубы эшчәнлеге кысаларында Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясенең 2нче сыйныф укучылары өчен «Тел ачкычы - акыл баскычы» дип аталган фольклор сәгате уздырды. Әлеге чарада укучыларга татар фольклоры турында сөйләнде. Татар фольклоры, шул исәптән туган тел - халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән, бала тугач та үзләштерә башлаган олы акыл хәзинәсе. Чарада укучылар санамышлар, әйтешләр, мәкальләрне, такмаклар һәм бишек жырларын искә алдылар, чөнки туган телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Кичәдә шулай ук китап күргәзмәсе һәм электрон слайд-презентация тәкъдим ителде.