Городская библиотека - филиал № 12

Китапханәдә ачык ишекләр көне (0+)

12нче китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Ачык ишекләр көне кысаларында экскурсия узды. Чарада балаларга китапханәдән файдалану кагыйдәләре турында сөйләнде. Шулай ук балалар язучы Г.Х.Андерсен иҗаты белән таныштылар. Китапханәче Ганс Христиан Андерсен исемендәге дәрәҗәле халыкара премия турында сөйләде, ул дөньяның иң яхшы әкиятчеләренә бирелә. Чара ахырында балалар «Әкияттә кунакта» исемле конкурста катнаштылар.