Городская библиотека - филиал № 12

Туган як әкиятләре (6+)

25нче сентярь көнне  кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен Абдулла Алиш әкиятләре буенча әдәби сәгать узды. 

Китапханәче  электрон презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы, китаплары белән таныштырды. Укучылар «Чукмар белән Тукмар» әкиятен рольләп сәнгатьле итеп укыдылар, әкият эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирделәр. Абдулла Алишның әсәрләре балаларны кечкенәдән үк хезмәтне яратырга, ата-анага, олыларга ихтирамлы булырга, әйләнә-тирә табигатьнең матурлыгына сокланырга, туган илне яратырга өнди. Аның мавыктыргыч, кызыклы әкиятләре  һәр чор  өчен дә актуаль.